Просветитель педагог Шихабетдин Мардзяни

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 08 Октября 2012 в 15:56, биография

Краткое описание

16 января 2003 года исполняется 185 лет со дня рождения Шигабутдина Марджани (1818 - 1889), выдающегося татарского богослова, историка, проповедника и общественного деятеля, совершившего великую мировоззренческую революцию в татарском обществе второй половины XIX - начала XX в.

Вложенные файлы: 1 файл

Шиһабетдин Мәрдҗәни просветитель педагог.doc

— 326.50 Кб (Скачать файл)

Гакързб — чаян, октябрь ае.

К а в ы  с — җәя, ноябрь ае.

Җ а д и  — кәҗә бәтие, декабрь ае.

Д ә л у  — су чиләге, январь ае.

Хут — кит  балыгы, февраль ае.

 

Әлеге айлар  зодиак тамгасы буенча һәр милади айның 22 сеннән алып алдагы айның 22 сенә кадәр булган араны күрсәтәләр. 3 Сөрьяни — ассирияле.

беленә, кояш баю  аның белән беленә. Тагын белегез: элек фарси нәүрүзе ', ун көннән соң румия нәүрүзе, аннан ун көннән соң хәмәл нәүрүзе була. Шәһ-ре Болгар галимнәре «бапа нәүрүз, карт нәүрүз, эсселек нәүрүзе»,—• дип күрсәттеләр, һәрбер нәүрүз һаваның берәр үзгәрешен күрсәтә». (Сүзе томам.)

Югарыда телгә  алынган мелла Сәлимҗанның вафа-ты кайсы елда икәне билгеле булмаса да, 1182(1768) елда, 36 яшендә ул әле исән була.

Югарыда телгә  алынган Петр I 1116(1704) һиҗри елда мәмләкәт халкын тәмам тикшереп, никадәр халык  бар — исемнәре белән тәфсилләп, саннарын дәфтәрләрдә беркетә һәм 1134(1721) һиҗридә, шуңа таянып, җан башыннан имана2 түләү кертә. Бу тикшерү рус телендә «беренче ревизия» дип таныла. Икенчесе 1157(1744) елның ахырында аның кызы Елизавета патша заманында була. Өченчесе— татарлар арасында «Әби патша» дип йөртелә торган мәликә Катерина бик;те Алексей әс-сания3 гасырында — 1178(1764) елда; дүртенчесе шуның ук гасырында — 1196(1781) елның ахырында — барс елында; бишенчесе •— сигез ел үткәч; алтынчысы — аның оныгы Александр бине Павел бине Петр гасырында, 1226(1811) елда; җиденчесе — 1231(1815) елда; сигезенчесе — 1250(1834) елда; тугызынчысы — 1266(1849) ел ахырында, икенче оныгы Николай бине Павел гасырында; унынчысы — аның углы, гасырыбызның падишаһы Александр II бине Николай заманында, 1273(1856) ел ахырында үткәрелде.

Әлеге Петр I гасырында, 1116(1704) елдан башлап, берничә кешедән сайлап солдат алына башлый. 1120(1708) елда Россия мәмләкәте «губерна» дип исемләнгән өлкәләргә бүленә.

Оренбург шәһәре

Казан чигендә  олы бер өлкәнең гүзәл, нык  һәм сәүдә үзәге булган шәһәредер. 1147(1734) елның азагында мирза Котлыгмехәммәд бине Тәвәккәл бине Мәмәш бине Дәүләтмөхәммәд бине Уразмөхәммәд хан, Россия гаскәре белән килеп, бу шәһәрне төзетә. Рус дәүләтенә күп хезмәтләр күрсәтеп, ул генерал-майор дәрәҗәсенә ирешә. 1160(1747) Һәм 1167 (1753) елда исән булганлыгы мәгълүм*. Хәзерге көнгә кадәр Оренбургта өч мәчет төзелде.

1 Нәүрүз —  яңа ел башы.

2 Имана —  салым.

3Катерина бинте  Алексей „ Алексеевне II.

әс-сания —  Екатерина

КАЗАН ТАРИХЫННАН СӘХИФӘЛӘР

 

Казанның истәлекле  урыннары, урам һәм мәйданнары, базарлары

Хәзерге көндә  кальга капкасыннан башлап университетка  хәтле сузылган төз һәм киң  урам һәм кальга капкасыннан чыгып, ике якка төшеп киткән урамнар  — ислам хөкүмәте заманында да шулай булган. Бу заманыбызда борынгы  мөселманнардан калган истәлекләрдән бер манара бар. Аны мөселманнар — «хан мәчете» дип, руслар «Сөембикә манарасы» дип атыйлар. Кальга эчендә хәзер банк урнашкан бина һәм «дом» дип йөртелә торган губернатор сарае янындагы «Таҗик ермагы» исемле ермакта бер мәчет һәм мәдрәсә булган.

Болакның көньягында, хәзерге «Печән базары» дип йөртелгән урында, мөселман каберлеге булган. Руслар Казанны алганда, Шаһгали хан, гаскәр белән килеп, Зөя тамагында Зөя шәһәрен салган һәм шул тирәдә булган чуваш, чирмеш, калмык кебек халыкларны Россия кул астына керткән. Казанга һөҗүм вакытында Шаһгали хан алар [руслар] яклы булып килгән, Казан мөселманнары хәзерге «Җиһанша мәчете» ' каршындагы чиркәү урынында булган Нугай капкасыннан чыгып, бик каты сугышканнар. Шуннан соң Шаһгали хан, каберләр өстендәге агачларга яшеренеп, Болакны кичкән һәм Арча кыры ** тарафына үткән. Шәһәрне руслар алганнан соң *** да мөселманнар бераз вакыт мәетләрен шул каберлеккә күмгәннәр... Йосыф бине Исхак бине Исәнкол бине Рах-манколый бине Рәхмәтулла бине Габдеррахманның ике углы — Хәсән белән Хөсәен: «Безнең Рахманко-лый исемле бабайның Печән базарында аракы сатучы

1 «Җ иһанша  мәчете»— хәзерге Г. Тукай  һәм Г. Камал урамнары чатындагы  15/14 номерлы йорт. Профтехучилище  урнашкан бина.

Мохтар бине Әднакол әл-Җәбәли капкасы төбендә  күмелгәнлеген, кечкенә чакта атасы Исхак белән бергә килеп аны зиярәт кылганлыкларын атабыз Йосыф сойли иде»,— диләр...

Тагын, Баязид бине Хәмид бине Арслан йортының (ул хәзер  Гобәйдулла бине Габдулла бине Габдеррә-шит  әл-Кәчеви йорты дип йөртелә) бакчасында борынгыдан билгеле бер зират бар.

Тагын, Апанай Хафиз  «Зәңгәр мәчет» ' каршындагы каберлектә күмелгән, ә аның углы — Исмәгыйль  бабай ике бистә арасындагы каберлектә күмелгәнлектән, ике бистә арасындагы зират соңрак оешкандыр дип уйларга  мөмкин...

Халык телендә йөргән хәбәрләргә караганда, ислам хөкүмәте вакытында яз аенда Болгар шәһәрендә, ул харап булгач, Казан шәһәрендә зур бер базар булган, Анда Хаҗитархан, Кырым, Дагыстан, Харә-зем, Урта Азия, Кашгар якларыннан, Россия шәһәрләреннән, Кытай сәүдәгәрләреннән күп кеше килеп, зур җыелыш, күңел ачу һәм тамашалар уздырылган. Шаһгали хан Зөя крепостен төзеп, анда базар оештыргач, Казанда тәртипсезлекләр күплектән, Казан базары сүнә һәм Зөягә күчә. Соңыннан Казан тәмам руслар кулына күчкәч, Сура елгасының Иделгә кушылган урынындагы Васильсурск шәһәренә, аннары Нижний2 тарафындагы Исад дип йөртелгән урынга каршы якка күчерелә. Шул урында яшәгән дип уй-ланылган Макар исемле изгеләренә нисбәтән, ул базар үзенә «Макарья» исеме ала һәм татар телендә, шуннан үзгәртелеп, хәзер дә «Мәкәрҗә» дип мәшһүр һәм танылган.

1231(1815) елгы янгында  андагы кибетләр һәм башка  биналар янып бетә. 1232(1816) елда  аның урынына Ока елгасының  Иделгә кушылган җирендә кибетләр  төзелә. Бу хәзерге зур биналары  һәм башка төрле төзелешләре  белән мәшһүр бик зур һәм төзек бер базардыр. Монда йөз миллион тәңкәлек, хәтта артыграк та мал җыелуы һәм әйләнештә булуы билгеле. Ул базар асылда шәһре Болгардан Казанга күчерелгән базарның дәвамы. Соңгы заманнарда җәен җомга көннәрендә берничә авыл берләшеп, бер-бер артлы төрле урыннарда «җыен» дип аталган бәйрәм ясыйлар һәм туган-тумача, дус-ишләр бер-берсенә кунак булып йөриләр. Бу бәйрәм шул Казан базарыннан калган бер күренеш дип сөйлиләр.

1 «Зәңгәр мәчет»  — Татарстан һәм Нариман урамнарының  сул як почмагында, китап кибете артында урнашкан бина.

2 Нижний —  Нижний Новгород, хәзерге Горький  шәһәре.

Казанда табылган борынгы кабер ташлары

Хәзерге көндә  Казан шәһәрендә беренче мәчеттә ' сөннәт бүлмәсендә 2 үз вакытында кабер  өстенә куелган таш бар. Уң ягында: Калә ән-нәбие галәйһис-сәлам: Әд-дөнья сәгатен фә-әҗгаләһа тагатән 3, дип язылган. Сул якта язганы кубып төшкән, тик бер «ка-лә эл» сүзе генә калган. Алгы якта: Калә аллаһе тәгалә: көлле мин галәйһа фанин вә ябка вэҗһе раб-бикэ зөл-җәлали вә ал-икърам. Тарих тукыз йөз утыз алтыда Шаһмөхәммәд Бикмөхәммәд углы Мөхәммәд-гали бәк зөлкагдә аенда (кяфер кулыннан) шәһид4, диелгән. Бу ташның аркасында язганы: «Бу ләүхәне углы Тәңре Колый бәк бина кылды»5. Бу ташның озынлыгы ике кәз6дән бик аз ким, киңлеге өч чирек, калынлыгы бер чиректән артыграк. Барлыгы «сө-лес» язуы үрнәгендә язылган, алты юл юк. Ул таш Әхмәд бине Исмәгыйль әл-Казани әл-Айбашиның әйтүенә караганда, 1230(1814) ел һиҗридә Казанның югары урамында 7 чәй кибетләрен бина кылганда табылган. Ул шул урында читек-башмак сәүдәсе белән утырганда моның почмактагы кибет урыныннан килеп чыгуын үз күзе белән күргән. Моннан соң ул ташны мелла Ибраһим әфәнде губернаторның рөхсәте белән беренче мәчеткә китертеп, урта бүлмәдә кыйбла [көньяк] ягындагы көнчыгышка караган почмакка куйдырган. Ул таш анда торганда намаз укучыларга тарлык һәм шик китергәнлектән, аны төньяк почмакка күчерттем. Бу таш чыккан урында тагын дә каберләр булган дип уйларга нигез бар. Хәзер дә «Зәңгәр мәчет урамы» ' һәм «Яңа урам» дигән урыннарда биналар өчен нигезләр, ә 1290(1872) елда мунча өчен су юлы казыганда каберләр һәм кеше сөякләре чыкканлыктан, кайсыдыр заманда ул тирәләрдә дә каберлек булганлыгы беленә...

 Беренче  мәчет — хәзерге К, Иасыйри  урамындагы мәчет (К, Насыйри  урамы, 17 нче йорт).

2 Сөннәт бүлмәсе  — мәчет гадәттә ике бүлмәле  була. Шуның ишектән керүгә беренче  бүлмәсе «сөннәт бүлмәсе» дип  атала.

8 Пәйгамбәр  галәйһис-сәлам әйтте: дөнья —  бер сәгатьлек. Сез аны гыйбадәт  белән үткәрегез.

4 Аллаһе тәгалә  әйтте: «Дөньядагы бөтен нәрсәләр бетәчәк, бары олылыкка һәм хөрмәткә лаек аллаһ үзе генә мәңгелек. Тугыз йөз утыз алтыда (1529) Шаһмөхэммәд бәк углы Мөхәммэдгали бәк Зөлкагдә аенда (ай хисабынча 11 нче ай) шәһид (үтерелде). Кулъязмада «аенда» сүзеннән соң «кяфер кулыннан» дигән сүз бар. Ләчин цензор аны сызган.

6 Бу ташны  углы Тәңре Колый бәк ясатты.

6 К ә з  — аршын.

'Казанның югары  урамы — хәзерге Ленин урамы.

ТАТАРЛАРНЫҢ ҮЗИДАРӘ  ОРГАННАРЫ

 

Мөселманнарның  Дини идарәсе, аның әгъзалары һәм  рәисләре

1192(1778) ел сентябренең  егерме икесендә, чәршәмбе көнне, Россия дәүләтенең Оренбург кальгасында бер мөфти һәм өч казыйдан торган «Мөхәм-мәд дине җәмгыяте идарәсе» ачыла. Шул заманда бу идарәдә эш башында торучы Мөхәммәдҗан мөфти була. Кайбер сүзләргә караганда, бу идарәнең ачылуы, Коръән басылуга рөхсәт бирелү һәм мөселманнарны башкаларның җәберләвеннән ;гыю — Кечек Кайнарҗа килешүе шартларының берседер.

Госманлы [Теркия] дәүләтендә румиле гаскәр казые, анатолияле гаскәр казые, иранлы гаскәр казые дәрәҗәсендә  галимнәрдән өч зат булып, алар өстендә шәйхел-ислам2 һәм мөфти тора. Шуңа охшатып безнең мәмләкәттә оештырылган «Ислам дине җәмгыяте» әгъзалары да казый дәрәҗәсендә өч зат булып, алар өстендә торучы рәис — мөфти билгеләнә. Ләкин казыйлар һәр өч елда чиратлашып алышыналар. Башта казыйлар фәкать мөфтинең ихтыяры һәм теләге белән, «казый булырга фәлән һәм фәләннәр җибәрелсен» дигән язуы буенча билгеләнә иделәр. Ә соңгыраклары Казан шәһәрендә мөселманнардан оештырылган «ратуша» 3 исемле махсус идарә әгъзаганы.

1 «Зәңгәр мәчет  урамы» — хәзерге Нариман үрамы.

2 Ш э й  х е л - и с л а м —  дини кануннарны аңлатучы иң  өстен

кеше.

Ратуша— XVIII—XIX йөзләрдә Россиядә шәһәр идарәсе  оркараганда, бу — безнең мәмләкәтебездә «Хашиям хыялый» китабыннан башлап, «Гакаиде Тэфтазани» шәрехен укыган затларның беренчесе. Бабасы исә, Мансур әфәнде — әүвәлдә Мортаза әфәнде шәкертләреннән булып, соңыннан Бохарага сәфәр кылып, кайбер сүзләргә караганда, Россия бу якларны яулап алганнан соң, Идел буеннан барып Бохарада укыганнарның беренчесе. Фарсы телендәге «Тәракыйбе Мансурия» китабы аңа нисбәтләнә. Мелла Мөхәммәдҗан мөфти Бохарада казый Габделваһһаб һәм башкалар янында укып белем ала. Сыра я шәраб эшләүдән калган калдыкны кушып пешерелгән икмәкнең хәләлме, түгелме икәнлеген сорап, Бохара галимнәреннән фәтва ' ала. Моның ярамаганлыгы, хәрәмлеге турындагы фәтваны мелла Габделгафур бине Хуш-бай, хәлфә мелла Рамазан һәм мелла Гомәр исемле шәхесләр бирә. Бу фәтва безнең якка килеп ирешкәч, әлеге мәсьәләдә ызгышлар һәм маҗаралар булганлыгы билгеле. Ә фәтваның тәфсыйле әлеге мелла Габделгафурның Каргалы галимнәре — мелла Габдеррә-шид, мелла Исхак бине Габделкәрим, мелла Габдер-рахман хәзрәтләргә язган хатында теркәлгән. Әмир Даниал бине Ходаяр гасырында булган бу вакыйга вакытында әмир янына болгарлардан бары югарыда исемнәре китерелгән дүрт кешегә керергә рөхсәт булган, башкаларга мондый рөхсәт бирелмәгән.

Мелла Мохәммәдҗан мөфти, мәмләкәтебезгә әйләнеп кайткач, Россия дәүләте вәкилләренә һәм олыларына  үзен мәгърифәтле һәм алар тарафдары  итеп күрсәтә ала. Руслар белән аралашып яшәүдән курыккан һәм аларга буйсынырга теләмәгән казакъ, башкорт һәм башка кабиләләрне төрле юллар белән кызыктырып һәм куркытып буйсындыруда катнаша һәм бу юлда зур нәтиҗәләргә ирешә. Нәтиҗәдә ул, 1191(1777) елның азагында иленә кайтканнан соң, зур дәрәҗәләргә ирешә, аңа орденнар бирелә. Аның Россия каршындагы хезмәтләре яхшы дип табыла, үзенә кылыч бирелә, хәтта генерал дәрәҗәсенә ирешкән дигән сүз халык арасында йөри.

Соңыннан аның таләбе беләнме, яисә Россия дәүләтенең кирәк табуы нәтиҗәсендәме, яки  башка берәр сәбәп аркасындамы, Дини идарә ачыла, ә идарәнең эш башында торучы һәм мөселманнарның мөфтие итеп ул билгеләнә.

1 Фәтва —  күрсәтмә.

Ул, зур ышаныч казанганлыгы сәбәпле, «моңа үзе  теләгән урынга мәчет салырга  рөхсәт» яки «бу шәхес фәлән  эшкә лаек»,— дип, берәр кисәк кәгазьгә язып мөһерен сугып бирсә, барысы да үтәлә торган булган. Аңа бу ышаныч арзанга төшмәгән булса кирәк. Ул хәтта казыйларны да үзенең өй хезмәтчеләре урынында тота һәм теләсә нинди эшкә куша торган булган. Ләкин соңга таба дәрәҗәсе шактый төшә. Тора-бара казыйлар көч табалар. Хосусан мелла Габделҗәббар бине Мөстәкыйм әл-Кайбычи, казый булганга, ике дусты белән мөфтигә каршы чыгарга ант итешеп килешә. Нәтиҗәдә зур ызгыш-талашлар, каршылык күрсәтүләр була. Ахырда Дини идарә вакыйгалары прокурор тикшерүенә куела һәм аның имзасы белән туктатыла. Мөфти үзе: «Йөзе генә кара булсын, барысына да Габделҗәббар сәбәп булды»,— дип әйтә тгорган булган.

Мөфтилеген  файдаланып, «мелла» исемен сатып, күп  дәүләт җыйган. Үлем сәгате җиткәч тә 50 000 тәңкә акчасы булып, өстенә ятып җан биргәнлеге халык телендә йөри.

Кем дә булса  мөәззинлек эше өчен имтихан бирергә  баргач: «Мөәззингө вакыт белү шарт, беләсеңме, ясигъ намазы вакыты кайчан керә?» — дип сорый торган була. Имтихан бирүче җавабында: «Хәзрәт, шәфәкъ кызыллыгы беткәч керә»,— ди икән. Тегесе тагы да кайтарып: «Ә шәфәкъ нәрсә?» — дип сорый. Әлеге кеше кулын кесәсенә сугып: «Хәзрәт, агы да, кызылы да бар»,— дип, ул вакытта әйләнештә булган 25 сумлык ак кәгазь, 10 сумлык кызыл кәгазьне чыгарып күрсәткәч, мөфти: «Аңлы һәм лаек кеше икәнсең»,— дип, бу кешене хуш күргән.

Шулай да мәрхүм атабыз — мелла Баһаветдин, мелла  Фәтхулла ахун Орывый, мелла Байморад бине Мөхәррәм әл-Мәңгәри һәм башкалар һәммәсе аның фазыл һәм камил  булуын, зур белемгә ия икәнлеген  бердәм рәвештә таныйлар. Халык телендә дә бик галим буларак танылган. Бер кешедән дә моның киресен әйткәнен күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Әмма язып калдырган әйберләре, фәтваларының рәвеше, алыш-биреш кәгазьләре, хатлары язу сәләтенең зәгыйфь булуын, аларны авырлык белән кимчелекле итеп язуын, гыйлеменең азлыгын һәм фарсы теленнән йомшак булуын, гаҗизлеген ачык искәртәләр. Бу фәкыйрьнең фикере: аның гыйлеменең Фәтхулла

ахуннар дәрәҗәсендә  булмыйча, бәлки алардан күп мәртәбә  түбән булуына һичнинди шигем  юк, хәтта Габдессәлам мөфти кадәр белеме булуы да бик бәхәсле..,

...Нигезсез лаф  орган, үзе нәрсәнең нидән гыйбарәт  икәнен дә белмәгән, теге яки  бу китапта күргән фикерләрне  урынлы-урынсыз кыстырып, язуын «матурлап»  фәтва биргән мондый кешене  ничек галим һәм фазыйләтле дип санарга кирәк! Ләкин ул вакытта бу як галим-голәмәсе бик садә һәм тәкәллефсез булган. Бохарадан укып кайткан кеше бик аз булган, ә булганнары киемнәре, сүзләре һәм хәрәкәтләре белән үк аерылып торган, сөйләмнәре ярым-йорты һәм бозык булса да, фарсы һәм гарәп сүзләре катыштырып, халыкның исен китәргәннәр. Шуның өстенә, дәрәҗәләре, абруйлары һәм сүзләре үтүе үзләреннән күп югары булганлыктан, белмәгәне — белмичә, белгәне—-белеп, барысыннан бигрәк куркудан, аларны таныганнар һәм ышанып, буйсынып яшәгәннәр. Ул гасырларда, хәтта атабыз мәрхүм гасырына кадәр «Бохарадан укып кайттым» дигән мелланы кешедән өстен зат дип хисаплаганнар, хәтта фәрештәдәй күргәннәр. Соңга таба болар күбәеп киткәч, аларның хакыйкый хәлләре ачылды, аларга игътибар да күп теште һәм үзләренә халыкның ышаныч ялкыны сүнде.

Информация о работе Просветитель педагог Шихабетдин Мардзяни