Просветитель педагог Шихабетдин Мардзяни

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 08 Октября 2012 в 15:56, биография

Краткое описание

16 января 2003 года исполняется 185 лет со дня рождения Шигабутдина Марджани (1818 - 1889), выдающегося татарского богослова, историка, проповедника и общественного деятеля, совершившего великую мировоззренческую революцию в татарском обществе второй половины XIX - начала XX в.

Вложенные файлы: 1 файл

Шиһабетдин Мәрдҗәни просветитель педагог.doc

— 326.50 Кб (Скачать файл)

Тәрҗемәи хәле сөйләнә торган зат, озын гомер сереп, якынча илле ел мөфти булып, үз милкендәге җирдә, Уфа шәһәреннән алтмыш чакрым ераклыктагы Ат җитәр исемле авылда 1239((1823) елда вафат була һәм... шунда  ук җирләнә. Пычрак, тәртипсез һәм тәүфыйксыз Мирзаҗан исемле («Мирзакай» дип танылган) углы кала. Ул өйләнмичә марҗа тоткан, аның белән типтергән, хәзер дә дин исламда булмаган балалары күптер. Мөфтинең хатыны озын гомер сөреп, 1277(1860) елга кадәр яши, ахыр гомерендә Уфага килеп, барлык булган мөлкәтен дин исламда булмаган оныкларына васыять итеп яздыра һәм аны Дини идарәдә теркәтеп раслата...

Икенче мөфти. Габдессәлам бине Габдеррә-хим бине Габдеррахман бине Мөхәммәд әл-Бөгел-мәви әл-Габдери. Чыгышы белән Бөгелмә Үөязенең Габдеррахман авылыннан. Каргалыда мелла Габдеррахман бине Шәриф әл-Кирмәни һәм башкалардан гыйлем алып, Оренбургта ахун һем мәчетенә имам

Өченче мөфти. Габделвахид бине Сөләйман бине Сөгълүк  бине Габделхаликъ әл-Җәбәли әл-Әр-бәшчи. Тумышы белән Тау ягыннан, Нижний өязенең Әрбәшчә дигән авылыннан, мишәр Таифәсеннән. Атасы мелла Сөләйман ахун Орыда имам һәм ахун була. Мелла Габделвахид Петербург шәһәренә барып, дәүләтле зур байларга хезмәт һәм сәүдә итү кәсебенә керешә. Мелла баласы булганлыктан, шунда булган сәүдәгәрләр аны үзләренең йөргән җирләрендә намаз укыганда имам итә торган булалар. Шушы аралашудан файдаланып, Петербургта булган мөселманнардан имза һәм тамга җыя һәм алар белән килешү төзи, имтихан биреп указ ала һәм имам була. Күпмедер вакыт Петербургта гомер итеп, Россиянең вәкаләтле олы кешеләренә укымышлылыгын күрсәтеп, мөфти Габдессәлам вафатыннан соң мөфти булуга ирешә һәм 1256 (1840) елда Уфа шәһәренә килә. Аның Уфа кальгасына килгәч булган хәлләре халык телендә йөри. Ул китап сөюенә, галимнәр белән аралашырга яратуына, Госмания дәүләте китапларын, газеталарын һәм язмаларын карап бару өстенә кайбер рус әсәрләрен дә укуына карамастан, чын мәгънәсендә гыйлем иясе була алмаган. Шулай да терки телдә язылган язмаларны шул телдә, үз дәрәҗәсенә күрә камил рәвештә, көче җиткәнчә аңлата иде. Тыйбб китапларын файдалана, дару үләннәренең күбесен белә, гарәпчә, фарсыча һәм башка чит телләрдә булган язмаларны төрки һәм рус телендә аңлата иде. Мөфти булгач, Россиянең олылары белән азмы-күпме аралашырга, эшне үзгәртеп һәм төзәтеп корырга, шәригатькә яраклаштырырга теләге бар иде. Ләкин гыйлеме азлыктан һәм ярдәм таба алмавы сәбәпле, көч-куәт туплый алмады. Шуның белән бергә, байлар һәм дөнья кешеләренең һавалы нәфесләренә иярде, аларга ярарга тырышты һәм алар теләгәнчә эш итәргә бөтен көчен куйды. Тормышында садә һәм тәкәллефсез иде. Хәтта идарәсендә булган түбәнрәк сәр-кәтибләре белән, аягына итек киеп, эт алып, мылтык хатыйб була. Анда булган Россия вәкилләренә үзен мәгърифәтле һәм алар белән бердәм итеп күрсе-тә. Оренбург губернаторының таләбе һәм үтенече нигезендә, Мөхәммәдҗан мөфти вафатыннан соң Оренбург мөфтие була... 1254(1838) елда, звлхиҗ-җәнең уннарында вафат булып, Уфа каберлегендә җирләнә...күтәреп, үрдәк, куян атарга чыгар иде. Үзенә махсус ясалган оясында һәркайчан зур эте ятар иде...

Габделвахид мөфти  егерме еч ел мөфти булып, Уфа шәһәрендә  дөнья куя. Җеназасын мелла Хөснетдин  ахун укып, 1279(1863} елда, сәфәр аеның.'., көнендә Уфа каберлегендә җирләнә. Җитмеш биш яшендә була. Шәрәфетдин һәм Мәхмүд исемле ике углы булып, Мәхмүд исемлесе бала вакытта вафат була. Кызы Мәхбүбкамал Казанда хаҗи Ибраһим бине Исхак бине Мостафа бине Мортаза бине Давыд бине Йосыф бине Мөхәммәд бине Афак никахында булып, фәкать бер Мәрьям исемле кызы бар. Углы мелла Шәрәфетдиннең баласы калмады. Ул 1305(1877) елда вафат булды.

Дүртенче мөфти. Хаҗи Сәлимгәрәй бина Шаһингәрәй бине Йосыф бине Котлыгмөхэммәд бине Тәүкил бине Мәмәш бине Дәүләтмөхәммәд бине Уразмехәммәд хан бине Ундан бине Шигай хан бине Җадик хан бине Җани хан бине Барак хан бине Ко-ерчык хан бине Ырыс хан әл-Чыңгызи, татар ханнары балаларыннан. Югары бабаларының хәлләре ханнар турындагы бүлектә тәфсыйлләп искә алынды. Уразмөхәммәд хан 1000(1591) елда Мәскәү патшасы Борис бине Федор исемле затның теләге һәм кушуы буенча Ханкирмән шәһәрендә хан булып, 1019(1610) елда вафат була. Котлыгмөхэммәд мирза 1147 (1734) елда, Россия гаскәре белән килеп, Оренбург шәһәренә нигез сала. Россия дәүләтенә күп хезмәтләр итеп, генерал-майор дәрәҗәсенә ирешә. Бу нәселдән башкалар да, шушы дәүләткә хезмәт күрсәтеп, бик күп җир-суларга һәм урманнарга хуҗа булалар. Әллә ничә авыл халкы, шул хисаптан Тирсә һәм Килем авыллары, аларның коллары иде, җыйнап кына әйткәндә, Россия хөкемендәге мөселманнардан әле-гә кадәр болар кадәр бай һәм дәүләт иясе булган кеше мәгълүм түгел. Бу коллар 1275(1858) елның азагында, Кырым сугышыннан соң халыкка ирек бирелгәч, барысы да азат булалар. Котлыгмөхәммәд мирзаның 1160(1747) елда исән булганлыгы мәгълүм. Имамы — Бәтчә ахун дип танылган мелла Ибраһим бине Түләк исемле зат була. Мөһере — Бохара мөфтие һәм казыйларының мөһерләре кебек зур һәм шул үрнәктә «Ибраһим бине Мөхәммәд" Түләк мөфти» дип язылган була...

Тәрҗемәи хәле сөйләнүче хаҗи Сәлимгәрәй мирза  Россия дәүләте гаскәрендә күп еллар  хезмәт итеп, ... дәрәҗәсенә ирешә, 1269(1852) елда ул хаҗ сәфәренә юнәлә, Истамбулда кайбер чиркәе олыларына ияреп солтан Габделмәҗид хәзрәтләре янына кереп, аны сәламләп чыга. Габделвахид мөфти вафатыннан соң, 1282(1865) елда Оренбург мөфтие итеп билгеләнә. Дини идарәнең яңа бинасы ачылгач, июнь аеның егерме бишендә, сәфәр аеның унөчендә, җомга көнне идарәгә урнашып, вазифасын үтәргә керешә. Мөфти булгач, Казанга берничә тапкыр килеп китә. Бер тапкыр Тифлис ягына да барып кайта. Сәяхәт кылырга ярата торган була. Бик еш сәяхәт итү һәм кәсеп итү битлеге астында берәр яшерен эш тапшырылып, шуны үтәп йөрмәде микән, алла белсен! Кешеләргә дус һәм яхшы күренергә тырышса да, үзе гыйлемсез, җөрьәтсез бер бәндә була, һәр коткы салучының сүзенә авышканлыктан һәм карашларында тотрыклылык булмаганлыктан, үзлегеннән бер эш тә эшли алмый. Күп кенә башлаган эшләре тәмамланмыйча ярты юлда кала. Күп вакытларда үз әмерен үзе боза.

Байлыгы зур, дәрәҗәсе югары, теле белән әсир итә торган зат, шул ук вакытта яхшы язучы  буларак, күп кенә файдалы эшләр эшли ала иде, ләкин булмады...

Мөфти Сәлимгәрәй хәзрәтләре 1302(1884) елда, рәбигыль-әүвәл  аеның егерме җидесендә, кояш баегач, пәнҗешәмбе көнне төнлә белән  Уфа шәһәрендә вафат була. Җомга  көнне намаздан соң җеназасын  мелла Мөхәммәд бине Салих әл-Гомәри казый укып, [Уфа шәһәрендә таш мәчет күршесендә җирләнә. Сиксән ике яшендә була. 1220(1806) елда Килем авылында туган. Балалары юк.

Бишенче мөфти. Мирза Мөхәммәдьяр бине Мөхәммәдшәриф  бине Еаязид бине Габделҗәлил бине Солтан бине Мәмәт бине Чубан бине Тутар бине Күзай бине Котлыш бине Акъюл бине Юлбирде бине Тәңребирде бине Тәүкил бине Сәвалай бине Туксабай.

...Чыгышы белән  башкорт төркеменнән. Бабасы —  Габделҗәлил бине Солтан, Россия  дәүләтенә хезмәт итеп өстенлекләр  алган кеше. Атасы һәм үзе дә башкорт җәмәгате өстеннән «кантон» дәрәҗәсендә рәис булып тордылар. Моннан башка хезмәтләр дә күрсәттеләр...

Казан шәһәрендә  татар ратушасы һәм аның башлыклары

Казан шәһәрендә  мөселманнарның милек эшләре өчен үзләреннән сайланган башлык һәм әгъзалары  булган өч идарә бар иде*. Берсе — мөселманнарның ятим балаларын һәм мәеттән калган малларын саклау өчен; икенчесе — мөселманнардан алына торган иманаларны җыеп, тиешле урынына тапшыру өчен; өченчесе — башка эшләрне карый торган ратуша идарәсе. Мең... елда ачылып, Кырым сугышы вакытында — 1271(1854) елда бетерелеп, Казан шәһәрендә мөселманнардан рәисләр булу юкка чыгарылды, барлык мөселман һәм христиан бер рәис кул астына җыелды.

Телгә алынган  өч идарәнең һәркайсында махсус бер  шәех һәм аның ярдәмчеләре, ә һәммәсенең өстендә «глава» дигән сайлап куела торган бер рәис бар иде. Бу өч идарәнең «ратуша» дип аталганы һәммәсеннән дә олысы һәм данлысы иде. Өч ел мөддәт белән сайланып, әгъзалары ике булгамистер • һәм ике ратман2 — барысы дүрт кеше булып, бер рәис карамагында иде. Ул рәисләрнең безгә билгеле булганнары турында алга таба сөйләнә.

Беренче рәис —  Ягъкуб бине Солтангали бине

Кадыйр бине Биги бине Нугайчык бине Турайчык әл-

Казани. «Нижний  өлкәсе Намика авылы Котлыгмө-

хәммәд мирза  бине Ягъкуб» дип язылган 1200 нче

(1785) тарихлы  кәгазьне үз күзебез белән  күрдек.

Әлеге Ягъкуб бай 1203(1788) елда һәм бертуган энесе —  Исхак 1204(1789) елда вафат булып, Һәр  икесе ике бистә арасындагы каберлектә күмелгәннәр. Каберләренә куелган  ташларында ислам, нисбәт һәм үлү  тарихлары күрсәтелгән. Халык телендә йөргән сүзгә караганда, Ягъкуб бай икенче мәчет бинасы төзүгә күп дәүләтен туздырган һәм гомерен дә шуңа сарыф иткән. Төзелеш вакытында кичләрен хатыны белән икәүләп чыгып, савап өмете белән, мәчет бинасына кирәк булган кирпеч һәм агачларны үзләре ташып куя торган булганнар. Бүгенге көндә әлеге Ягъкуб һәм бертуган энесе Исхак байларның, балалары булмау сәбәпле, нәселләре беткән...

1 Булгамистер  — бургомистрдан үзгәртелгән.

2 Ратман —  элеккеге Россиядә ратуша члены.

Икенче рәис — Исмәгыйль бине Апанай. Лаеш өязе Җанбулат авылыннан Айтуган бине Җанбулат бине Җамаш исемле кешенең оныкларыннан. Халык телендә бабалары Җанбулатның Ашыт елгасының төньягындагы Чынбулат авылы кешеләренең бабасы Чынбулат белән бертуган икәнлеге турында сүз йөри. Атасы Казан шәһәрендә яшәп, «Апанай Хафиз» исеме белән танылган. Кабере «Зәңгәр мәчет» янындагы зират уртасында. Үзенең Исмәгыйль, Бикмөхәммәд, Зәгыйфә һәм Хәнифә исемле дүрт баласы булганлыгы мәгълүм. Хәзер дә нәсел-нәсәбе бар, фамилияләре аның исеме белән йөртелә. «Хафиз» дип, нигездә, хәдис галимнәре телендә йөз мең хәдисне күңелдән белүчегә әйтелә иде. Шуннан алынып, бер заман гомумән гыйлемгә ирешкән кешене, ә ахырда безнең мәмләкәттә язу таныган һәм укый алган кешене шулай дип атый башлаганнар: Галим хафиз, Җансарый хафиз, Кадыйр хафиз... Соңыннан шуннан үзгәртеп, «абыз» ди башлаганнар. Хосусан, Кыснз авылында, бабабыз мелла Сөбхан бине Габделкәримнең беренче килгән елларында, Әмир абыз, Багыз абыз, Бәшир абыз, Бэкри абыз, Гаед абыз, Габдеки абыз, Гомәр абыз дигән тугыз кеше булган. Хәзерге көндә телебездә калган «абыз агай», «абызтай», «абзый» сүзләре дә шуннан алынган. Тора-бара ул опы яшьтәге яки, чама белән генә булса да, ниндидер өстенлеге булган кешегә олылау теләге белән әйтелә торган сүзгә әйләнеп калган.

Хатыны Җанай  исемле булып, чыгышы белән Га-лич  өязендәге Сая исемле авылдан. Ул озын гомер итеп, ике оныгы —  Йосыф һәм Муса гасырына ирешкән.

Сүз бара торган Исмәгыйль бабай укый-яза белми  торган кеше булган. Казан кешеләреннән иң берен-челәрдән булып акча түләп сәүдәгәрлек дәрәҗәсенә ирешеп, «купец» исеме алучылар шушы Исмәгыйль белән Бикуш исемле кеше булган. Якыннарыннан Исай карт һәм башкалар үзләрен: «Чукындылар, керәшен булдылар»,— дип шелтәләгәннәр. Алар Казанның зур байларыннан булганнар. Казанда рәис булып торганда Йосыф бине Динмөхәммәд исемле берәүдән коллар сатып алуы турында мелла Мортаза бине Габделгазиз кулы белән язылган язуны бу урында үз гыйбарәсе белән китерәбез: «Тарих 1788 елда, январьның сигезенче көнендә, Казан еязе Арча

округы Иске бистәсенең йомышлы кешесе Йосыф  Динмөхәммәд углы саттым үземнең  кыйссама ' тигән колларымны Казанның Иске бистәсенең Исмәгыйль Апанай Хафиз  углына йөз сум хак берлә. Ошбу мәз-күр колларым — Алат юлы Арча округы Күшәр илендә йорт берлән торучы мәзкүр колларым: әүвәл, Бикбау Сәедкәй углын, хатыны Нәсыйха, бер кызы, сабый углы Бикчәнтәй берлә; икенче колымның углы Мортаза Мөэмин углын; вә дәхи шул Күшәр илендә кайсы кем Бикбау били торган җирләрем һәм печәнлегем — келлесе 2 Исмәгыйль агайгадыр».

Россия дәүләте  белән Төркия арасындагы бер сугышта  әсир ителгән Гайшә исемле хатынны  шул вакыттагы Казан губернаторы  Исмәгыйль бабайга әйтел, үзе  туй итеп, никах кылдырып биргән. Халык телендә ул хатын бик  зур кешеләр нәселеннән чыккан дигән  сүз таралган, ә үзе «турчанка» дип йөртелгән. Аннан Исхак һәм Хәбибелҗамал исемле балалар туган. Хәзерге көндә аның нәселеннән Хөсәен бине Ша-һиәхмәт бине Исхак бине Исмәгыйль яши. Исмәгыйль вафатыннан соң, ул хатынга мелла Мөхәммәдҗан мөфти өйләнгән. 1209(1794) елда җитмеш тугыз яшендә вафат булып, ике бистә арасындагы каберлеккә җирләнгән...

Йосыф, Муса, Исхак, Миһербан, Бәдигыльҗамал, Хәбибелҗамал исемнәрендә өч углы һәм өч кызы калды. Казан артындагы ӘлДермеш авылында олы яктагы мәчетне төзеткән. 1245(1829) елда ул мәчет тәмам төзелеп беткәч янган. 1248(1832) елда аны оныгы Хәсән бине Муса яңадан төзетте...

Өченче рәис — Муса бине Сәлим әл-Казани. Нәселе ««тутырмалар» дип билгеле. Күп  еллар башкалардан хезмәт хакы алып һәм бу эшне башкарып, 1243(1827) елда вафат була. Аның нәселеннән Мәх-мүд бине Муса һәм Исмәгыйль бине Мостафа бине Ягъкуб бине Муса Казанда яшиләр. Углы Ягъкуб әтисеннән җиде ай соң вафат була. Без Казанга кайтканда, Әхмәд һәм Мостафа исемле угыллары бар иде, яшьли вафат булдылар.

Дүртенче рәис — Гобәйдулла бине Мөхәм-

мәдрәхим бине Юныс әл-Казани. Казан шәһәренең

. атаклы байларыннан.  Йосыф бине Исмәгыйль бине

' Хыйссама —  өлешемә. 2 Көллесе — бөтенесе.

Апанайның Фатыйма  исемле кызын алып, аңа кияү була. Ибраһим, Исхак, Бәдигылькәмал, Фәхрелҗамал, Гайшә исемле балалары кала. 124... (182...) ел тирәсеннән шушы хезмәттә булып, 1258(1844) елда кабат сайлана. Әмма 1259(1843) елда, мөхәррәм аенда вафат булып, нәүбәте узганчы вазифаларын углы Ибраһим дәвам итә. Гобәйдулла үзе яшәгән беренче мәхәлләнең имам һем мөәззиннәренә Печән базарындагы кибетләреннән берсен — уртак файдалану өчен һәм тагын бер кибетен мәчетнең шәм һәм тәрәзәләренә дип вакыф иткән. Татар арасындагы зиһенле-лекне, аңлылык һәм һиммәтлелек дәрәҗәсен күрегез! Гыйлем һәм олылыкка ия булган кешеләрне никадәр түбән, игътибарга лаексыз саныйлар. Дәресләр укыту, имам булу, вәгазь сөйләүче булу — өч бөек дәрәҗә. Шулар һәм алардан башка бик күп хезмәтләр йөкләнгән галим, диндар, игътибарлы кешене надан һәм ярым дивана мөәззиннәр белән бер дәрә җәгә куялар!

Угыллары ул кибетләрдән кырык елдан артык  файдаланып, хәтта мәчет амбарларының керемнәрен үзләренә алып, имам һәм  мөәззиннәргә бер тиен бирмәделәр. Шулай булгач, гыйлемгә нинди кадер-хөр-мәт  булсын, ул ничек күтәрелсен! Шуңа күрә меллалар дәгъва вәкиле (адвокат) булып хөкем йортына йөрүне, остазбикәләре исә яучы булуны артыграк күрәләр.

Тагын бер ямьсез күренеш: үги анасы Мәликә бин-те Хәсәнҗан үги кызын Исмәгыйль  бине Исхакка бирергә була. Бу турыда үзара вәгъдәләшеп, инде эш туй киңәшләренә  барып җиткәч, кинәт: «Юк, мин аңа үз кызымны бирәм»,—• дип, ярәшүләрне боза һәм аңа Гайшә исемле үз кызын бирә. Балаларының эш һәм әхлагы нәселдән килмиме икән! Инде үзләреннән хәтта мәхәлләнең барлык кешеләре дә кул селтәде...

Информация о работе Просветитель педагог Шихабетдин Мардзяни