Просветитель педагог Шихабетдин Мардзяни

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 08 Октября 2012 в 15:56, биография

Краткое описание

16 января 2003 года исполняется 185 лет со дня рождения Шигабутдина Марджани (1818 - 1889), выдающегося татарского богослова, историка, проповедника и общественного деятеля, совершившего великую мировоззренческую революцию в татарском обществе второй половины XIX - начала XX в.

Вложенные файлы: 1 файл

Шиһабетдин Мәрдҗәни просветитель педагог.doc

— 326.50 Кб (Скачать файл)

Өлкән бабалары Тәбеҗ, Бере суы башында йорт һәм  алачык салып, тимерчелек белән кәсеп  итеп вафат булган. Хәзергә чаклы  ул урыннан күмер, тимер калдыклары, иске дагалар чыга, һәм Бөре башы кешеләре әны «Йорт-елга» дип  атыйлар. Ләкин ул елга тирәсендә булган агачлар бетеп, суы корыгач, Тәбеҗнең углы Көчек уп урыннан ярты миль кадәре җиргә — елганың югары агымы тирәсенә килеп йорт салган һәм аның янына кайбер авыллардан кешеләр күчеп килеп, шуннан Бөре башы авылы оешкан. Шуңа күрә ул авыл Россия хөкүмәте документларында әлеге Кечеккә нисбәтән исемләнә. Көчекнең углы Туктаргали, Оренбург һәм Каргалы тирәләрендә сәүдә белән гомер итеп, 1080(1669) елда вафат була һәм шушы авылның каберлегендә җирләнә. Каберлекнең уртасында, кабере өстендә исемен һәм вафат булу тарихын язган тәш бар. Өч углыннан Мәмәт исемлесе Бөре башында калып, авыл халкының күбрәге шул Мәмәт нәселеннән килә. Байморад бине Ишморад бине Ишмән бине Корбанай бине Бикәш бине Мәмәт бине Туктаргали хәзер дә исән. Туктаргалинең ике углы Ишмән һәм Ишкәй Мәчкәрәгә күчкән, балалары анда. Бер хәбәргә караганда, Ишманнең Гаед, Габдессәлам, Габделмәннан, Сәгыйдь, Бәшир, Нәзир, Үтәмеш исемнәрендә җиде углы булган. Икенче бер хәбәргә караганда, Ишмәннең Гаед һәм Үтәмеш исемле ике углы калган, Үтәмештән Габдессәлам, ә аннан Мөхәммәтрәхим һәм Габдулла туган. Үз балалары бу заманда нәселләрен «Габдулла бине Габдессәлам бине Хәлил бине Йосыф бине Ишмән бине Туктаргали бине Кечек бине Тәбеҗ бине Кодеш бине Сөләйман әл~Кирмани»дип билгелиләр. Ләкин Габдессәламнең атасы Хәлил бине Йосыф булганмы, әллә Йосыф бине Хәлилме икәнлегенә шөбһә бар.

Янә шунысы бар: әлеге Габдулла байның Мәчкә-рәдә мелла Габделхәмид  мәдрәсәсендә укыган вакытында, «Гыймадел-ислам» китабын үз кулы белән язып тәмамлагач, гарәпчә язган бу сүзләрен үзебез күрдек: «Бу китапны Габдулла бине Габдессәлам бине Үтәмеш — Мәчкәрәдә мелла Габделхәмид бине Үтәгән мәдрәсәсендә 1172(1758) елда язды». Сүзе тәмам. Мәгәр «Үтәмеш» бабасының кушаматы булуы да мөмкин.

Россиялеләр Ханкирмән шәһәрен  алганда, ар халкыннан бер солдат бер йортка кергән. Өй эчендә бер кеше дә булмаган, солдат фәкать бишектә бер бала күргән. Баласы юклыктан ул аны яратып, чир-мәсенә ' салып тәрбияләп, сәламәт килеш алып кайткан. Яше җиткәч, Алабуга ягындагы мишәрләрдән кыз алып биреп, ахыр гомерендә Ядкяр иленә китереп куйган, дип сөйлиләр.

Россиянең ул шәһәрне мөселман ханнары кулыннан бу рәвешле сугышып  һәм җиңеп алулары булганы  юк. Бу сүзләрнең хикәят кылганда гына кертелгәнлегенә ачык һәм җитәрлек дәлилләр бар. Ханкирмәндә мөселманнардан мөстәкыйль ханнарның булганы да юк. Ул шәһәр борынгыдан Россия кулында булып һәм русча «Городец» дип аталып йөртелгән. Казан ханнарыннан Олуг Мөхәммәд хан вафат булып, аның урынына олы уты Мәхмүд хан утыргач, Касыйм исемле икенче углы агасыннан куркып Мәс-кәүгә качып киткән, һәм Россия патшасы аны, «хан» исеме биреп, шул шәһәргә җибәргән. Соңыннан Казан, Хаҗитархан һәм башка урыннардагы татар ханнарыннан качкан кешеләр Касыйм хан тирәсенә тупланалар, һәм ул алардан гаскәр төзи. Касыйм ханнан соң да тагын күп кенә хан балалары шул рәвешчә Ханкирмән шәһәренә хан итеп куела, һиҗри тарихның 1000 елы тулганда (1591) Уразмөхәммәд хан бине Уңдан хан Россия хөкемдары Борис бине Федор тарафыннан хан итеп куела. Ул 1019(1610) елда вафат була. Аның соңында бу исемне бераз вакыт Хаҗи-мөхәммәд хан әс-Себери балаларыннан өч шәхес йөртә. 1085 ел һиҗридә (1674) биредә ханнар тәмам бетерелә.

Россия патшалары татар  хан балаларын шул рәвешчә  хан итеп куеп, үзләреннән гаскәр җыйдырып, шул тирәдә булган мукшы, чуваш, ар кебек халыклардан алына торган салымны аларга биреп тәрбия кылганнар. Шуңа күрә ул хан балалары рус хөкемдарына чын күңелдән хезмәт иткәннәр. Табигый батырлыклары аркасында алар зур хөрмәтләргә ирешкәннәр. Казан һәм Хаҗитархан шәһәрләрен алганда да алар Россия патшаларына бик зур ярдәмче булып, бик булышканнар. Бу шәһәр шушы сәбәп аркасында Россия телендә Касыймга нисбәтән танылып килә...

Кышкар а з ы л  ы — элек заманнан ук дәүләтле байлары  һәм зур мәдрәсә тотып, күп  шәкертләр җыеп дәрес әйтүче имамнары белән дан һәм шөһрәт казанган авыл.

Оры авылы™ Ашыт елгасының  төньяк ягында «Түбән Оры», «Байлар  Орысы», «Казакъ Орысы», «Морзалар  Орысы» дип йөртелгән борынгы  зур авыл. Хәтта зиратында бер  кабер өстендә Йосыф бине... исемле кешенең... 800 һиҗридә (1397) вафат булганлыгы язылган таш күрдек. Бик борынгыдан зур сәүдәгәрләре күп булып, байлык, горурлык, исраф итү белән танылган...

Мазар башы авылы — Казаннан дүрт тукталыш теньякта, ике мәчетле  бер авыл. Рус телендә «Алашайка» дип әйтелә. Казан елгасы буенда урнашкан Югары Ише авылыннан күчкәнлектән, «Мазар башы» дип аталуы исеменә бераз аңлашылмаучылык кертә.

 

 

 


Информация о работе Просветитель педагог Шихабетдин Мардзяни