Салих Сәйдәшев – татар халкынын милли шәһесе

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 04 Декабря 2013 в 11:44, реферат

Краткое описание

Работа на татарском языке про творчество Салиха Сайдашева.

Содержание

Кереш өлеш........................................................................................................ 3
Төп өлеш
Салих Сәйдәшев – Татар халкынын милли шәһесе.......................................4
Йомгаклау өлеше.................................................................................................10
Куланылган әдәбият...........................................................................................11

Вложенные файлы: 1 файл

татарский.docx

— 426.14 Кб (Скачать файл)

ОСОШ № 24

11 "г"

 

“Салих Сәйдәшев – татар халкынын милли шәһесе”

 

                                                                 Язды:

                                 Юшкова Евгения.

 

 

Казан 2013

 

 

 

 

 

 

                                                    Эчтәлек

 

Кереш өлеш........................................................................................................ 3

Төп өлеш

Салих Сәйдәшев – Татар халкынын милли шәһесе.......................................4

Йомгаклау өлеше.................................................................................................10

Куланылган әдәбият...........................................................................................11

 

 

 

 

 

Кереш өлеш

                                                                         И бөек Сәйдәш, и моңлы Сәйдәш!

                                                                           Милли җырларың җаннарга сердәш.

Г. Әхтәмова.

Салих Сәйдәш... Иҗатында үз халкының уй-хисләрен чагылдырган, җаны-тәне белән халыкчан булган композитор. Татар моңының чишмәсе. Сәйдәш музыкасында татар халкының рухи тормышы, кичерешләре, хисләре – кыскасы, хәзергесе һәм үткәне гәүдәләнә. Аның әсәрләренә тирән лиризм хас. Сәйдәш музыкасы мелодиягә дә гаҗәеп бай. Бу исә авторның халык кйләренә якын торып иҗат итүеннән килә. Шуңа күрә дә композиторның әсәрләре халык йөрәгенә тирән кереп урнашты.

Салих Сәйдәшев хезмәт вазифасы белән генә түгел, ә бәлки күтәренек рухлы, илһамлы иҗаты, үзенең бөтен асылы, табигате, һөнәре белән – композитор. Татар музыка культурасы тарихында композиторлык һөнәре Салих Сәйдәшев исеме белән башлана. Шуңа күрә дә без аны беренче татар профессиональ музыкасын башлап җибәрүче дибез.

Якташ композиторыбызның тормышка дан җырлаучы музыкасы тирән оптимизм, кешеләрнең олы хисләре һәм мөнәсәбәтләре, кешелек дөньясына мәхәббәт, хезмәткә зур ихтирам белән сугарылган. Сәйдәшнең музыкасы яшәргә чакыра. Киң танылу тапкан композиторның бөеклеге дә шунда.

Салих Сәйдәшев зур күтәренкелек белән иҗат итә. Аның әсәрләрен халык үз күреп ярата һәм яңаларын язылуын зур түземсезлек белән көтеп ала. Ул яшь композиторлар иҗаты белән даими кызыксынып, аларны төрлечә рухландырып, көч биреп торды. “Халык иҗатына зур мәхәббәт белән карагыз, аны өйрәнегез, профессиональ җирлектә тагын да үстерегез. Өйрәнегез, эшләгез, эзләнегез!”- дип мөрәҗәгать итә ул үзенең дәвамчыларына.

Сәйдәш – татар халкының иң сөекле композиторы, турылыклы улы. Халыкның рухи байлыгын үстерүгә ул үзеннән зур өлеш кертте.

 

Төп өлеш. 

Салих Сәйдәшев – Татар халкынын милли шәһесе.

 

 Салихның 11 яшькә кадәр яшәгән йортында аның музыкага сәләте ачыла башлый һәм нәкъ менә шушы йортта ул бер гаиләдән икенчесенә – Шиһаб Әхмәров гаиләсенә күчә; нәкъ менә шушы йортта, яңа гаиләдә, ул, рояль янына утырып, Заһидулла Яруллин кулы астында музыка белән шөгыльләнә  башлый.    

         Ул заманда шәһәрнең татар бистәсендә яшәүчеләр үзара тыгыз бәйләнештә була. Күпләре бер-берсен белгән, гаиләләре белән бер-беренә кунакка йөргән, балаларын, кирәк-яраклар, самавырларын алып, атларда табигатькә – Дубкига, Аккош күленә чыкканнар. Бу чараларда беркайчан да онытылып калмый торган нәрсәләр дә була, шундыйларның берсе – музыка коралы: тальян гармун, мандолина, кайчакларда – скрипка.

Туганнарның күбесе, кызлар да, хәтта Руза апа үзе дә бик матур итеп гармунда уйнаган. Аның сүзләренә караганда, шундый утырмалардан соң биш-алты яшьлек Салих гармун алып, үзенчә көйләр чыгарырга яраткан.

 Мөгаен, аның гаомунда уйнарга өйрәнүе нәкъ шул елларга туры килгәндер. Бу өлкәдә Салихның беренче укытучысы – әнисе ягыннан ике туган апаларының берсе – Мәрьям Рафикова. Гармунда уйнарга өйрәтүнең ул кулланган ысулы шул замандагы халык педагогикасының гомум кабул ителгән методикасы булгандырмы, әллә Мәрьямнең шәхси, очраклы “уйлап табышы”дырмы – хәзер инде әйтеп булмый. Әгәр шулай икән, әлеге ысул шактый кызыксыну уята. Мәрьям апасы болай  искә ала торган була: “Мин кечкенә Салихның бармакларын үз бармакларыма бәйләп, алдыма утырта идем дә икәүләп әкрен генә, ашыкмыйча гына нинди дә булса көй уйный идек. Минем бармаклар белән бергә аның бармаклары да, көй тактына, тизлегенә туры китереп, гармун бакаларына баса иде. Бер үк көйне берничә мәртәбә кабатлаганнан соң ул инде үзе уйнап китә иде. Шулай итеп, Салих тиз арада гармунда уйнарга өйрәнеп китте”.

        Салихның яшьтән үк музыкага тартылуын Миңнебайның өлкән улының оныгы Гөлсем Хәсәнова да үз истәлекләрендә телгә ала. Ул әнисе белән еш кына Миңнебай бабасына кунакка килә торган булган. Бу йортта һәрвакыт балалар тавышы гөрләп торган. Уеннар вакытында Салих зур мичнең капкачын алып, анда агач кашык белән ритм биреп, шаян җырлар җырлаган, ә кызлар шул көйгә рәхәтләнеп биегәннәр. Салихка бу чакта бары 5-6 яшь кенә була.

Әнисе ул туганчы ук күргән гыйбрәтле төшен инде Сәйдәш музыкант булгач сөйли: “Таң атып килә. Кояш чыгар вакыка да күп калмаган. Тәрәзәмне ачып җибәрсәм, сирень ботагына сандугач килеп кунды да өзелеп-өзелеп сайрый башлады. Ул сайрый, мин мөкиббән китеп тыңлыйм. Очып кына китмәсен иде, дим, имеш, шуңа тәрәзә яныннан читкәрәк барып басарга уйлыйм. Китим дип талпынуга, карынымдагы балам кисәк тибенеп куйды һәм мин уянып киттем”.      

 Сәйдәшевнең әтисе ягыннан килгән музыкаль таланты турында сөйләгәндә, шуны әйтергә була: Бикчәнтәй бабайның абыйсы Габидулла, аның улы Фатыйх, Фатыйхның улы Мөхәммәт тирә-юньгә танылган гармунчылар  була. Рауза белән Насретдин оныгының улы Нияз Абдюшев – профессиональ музыкант. Күргәнебезчә, бу тармакта да гаиләнең хәтта өченче буын вәкилләрендә дә музыкаль сәләтнең булуы аерымачык күренә.

  Шулай итеп, Салих Сәйдәшевның композитор буларак дөньяга килүен очраклы генетик феномен дип түгел, ә бәлки буыннан-буынга – ерак узганнан инде безнең көннәрдә туган балаларга күчә килгән музыкаль сәләтнең ачык чагылышы, дип санарга була. 

1914 ел. Шиһаб Әхмәров төрле нәшриятта эшли, бер үк вакытта җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнә. Салих та күзгә күренеп үсә, егет булып җитлегә. Ул үзенең тәрбиячесе (опекуны) белән бергә бер генә мәдәни чараны да калдырмый. Актер, музыкантлар уйнавын таң калып күзәтә, татар сәнгатенең, театры һәм музыкасының яңа туып килүче һәм акрынлап көч алып баручы бөтен спектрын үзе аша үткәреп, җанына сеңдерә бара.

Бер үк вакытта ул музыка училищесына укырга керергә әзерләнә: пианистка А.С.Ивановадан аерым дәресләр ала. Мавыгып һәм тырышып уйный. Музыка училищесында уку аңа яңа офыклар ача. Моңа кадәр, Заһидулла Яруллиннан дәресләр алганда, нигездә татар халык көйләре белән танышкан булса, ә училищеда инде, ул чактагы танылган педагоглар (О.О.Родзевич һ.б.) ярдәме белән, профессионализм нигезләрен үзләштерә һәм рус, Европа музыка культурасы белән таныша.

1916 елда гаилә Варламов (хәзерге Межлаук) урамындагы тагын да уңайлырак фатирга күчә. Таш йортның беренче катында зур зал, йокы бүлмәсе, Салих белән Үзбәк бүлмәсе, әбиләренә аерым бүлмә була. Бер йорт аша – Насретдиннар гаиләсе. Бу ике гаилә тагын да якыннанрак аралашып яши башлый.

Салих Сәйдәшев тормышының бу чоры һәм бу йортка бәйле вакыйгалар шуның белән аерылып тора: Салих яшьлегенә аяк баса. Нәкъ шул елларда аның профессиональ үсешенә нигез салына. Биредә ул башкаручы музыкант сыйфатында беренче мәртәбә мәдәният эшлеклеләре даирәсенә керә, биредә ул музыкага мөкиббән киткән малайдан яраткан эшенә, максатына омтылып яшь егеткә әйләнә. Салих Сәйдәшевка бу вакытта бары 16 яшь була.

Шуны дә әйтергә кирәк: бу елларда холык-фигыленең гомере буена юлдаш булган сыйфаты – музыка дөньясына үз тирәсендәге кешеләрне җәлеп итү, аларны музыкага өйрәтү теләге күренә башлый. Гаилә хроникасында һәм Сәйдәшев архивларында бу турыда истәлекләр саклана.

Бу йортта яшәү Салих Сәйдәшев тормышына тагын бер мөһим чор булып кереп кала: ул иҗади эзләнүләр белән яна башлый. Оркестрда уйнаганда ул инде бу музыканың яңгырашы турында уйлана һәм моңарчы унисонга (бер тавышка) уйнаган оркестрны күп тавышка уйнату буенча беренче адымнар ясый.

Аның бала чактан якын дусты композитор Мансур Мозаффаров Сәйдәш белән үзенең музыка тормышына кергән еллары турында болай дип искә ала: “Инде ул вакытта ук Салихның гаҗәеп музыкаль таланты күзгә бәрелеп тора иде. Яшь булуына карамастан, музыкага ул бик җитди, иҗади карады, аны көйләрнең бер генә тавышка уйналуы канәгатьләндерми иде. Музыкага болай җитди караганы өчен аны оркестрда бар да ихтирам итте, яратты...”

1917 ел – зур үзгәрешләр, революциянең кайнаган елы. Салих тормышында да үзгәрешләр башлана. Халык мәгарифенең өяз бүлеге чакыруы буенча театр артистлары белән ул Буага бара. Анда беренче мәртәбә музыкаль коллективларны, түгәрәкләр һәм оркестрларны оештыру, туплауга юнәлдерелгән сәләте тормышка аша. Кыска гына вакыт эчендә ул музыка студиясе, оркестр туплый, чуаш, татар хорларын оештыра һәм җитәкли, фортепианода уйнау дәресләре бирә, концертларда, спектакльләрдә катнаша.

 Бу еллар иҗади хезмәт тормышына керү белән бергә яшьлек мавыгулары чоры булып та кала. Мәшһүр язучыбыз Әмирхан ага Еники үзенең “Гөләндәм туташ хатирәсе” дигән әсәрендә Салих Сәйдәшев тормышының бу чорын гаҗәеп матур сурәтли.

Композитор, 1922 нче елда Казанга кайткач, татар дәүләт драма театрының дирижеры һәм музыка җитәкчесе вазыйфасына керешә. Бу театр исә “Сәйәр” труппасына нигезләнеп оештырыла. Бераздан Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы татар опера студиясендә укый башлый. Композиторның иң зур ачышлар ясаган жанры музыкаль драма, музыкаль-драматик әсәр була.

Салих Сәйдәшев иҗатын өч чорга бүлеп карага мөмкин. Тәүгесе – 1922 – 1926 нчы елларда куелган спектакльләр. “Галиябану”, “Башмагым”, “Казан сөлгесе”ндә музыка гаҗәеп дәрәҗәдә фольклор белән тыгыз үрелеп барыла. Иҗатының икенче чоры – 20-30 нчы елларда куелган спектакьләр: “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар”, “Наемщик”. “Кандыр буе”. Боларда инде аерым музыкаль номерларга, җыр һәм арияларга, ансамбль һәм хор, увертюра һәм балет сюиталарыны да зур урын бирелгән. Өченче чоры исә Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда язылган әсәрләрдә гыйбарәт. Болар – “Ил”, “Чын мәхәббәт”... Элгәреге казанышлары биредә дә үстерелә. Әмма дә инде музыкаль-театраль жанрда өстенлекле халәткә опера ирешә бара. Сәйдәшев   музыкасында милләтнең үзен хөр итеп тоюын, киләчәккә өметен чагылдыра.

20-30елларда бик сирәк спектакльләр генә аның музыкасыннан башка куела. Бу елларда Сәйдәш гаҗәеп күп яза. Татар композиторлары иҗатында бу – сирәк күренеш.

      

1928-1929 елгы театр сезонында С.Сәйдәшев яңа спектакльләр белән хыялланып яшәгән. Бу елларда театр сезонында С.Сәйдәшев үзенең иң танылган әсәрләрен – Т.Гыйззәт пьесасы буенча “Наемщик” музыкаль драмасын һәм Кызыл армиянең 11 еллыгына багышланган “Марш”ын иҗат итә.      “Наемщик” музыкаль драмасында халыкның крепостной бәйлелеккә каршы көрәше турында бәян ителә. Мавыктыргыч сюжетлы бу спектакльдә композитор тормышчан характерлар тудыруга ирешкән.

Халык образын чагылдыручы хор номерларының күп булуы белән бу сәхнә әсәре күпмедер дәрәҗәдә опера спектакленә охшаган. Хорлар вакыйгаларның иң кызган чагын билгели алар драманың төп герое, халыкны көрәшкә әйдәүче Батырҗанның музыкаль номерлары белән тыгыз бәйләнгән. Татар халык җыры һәм марш музыкасы аһәңнәренә бай Батырҗан партиясе бер үк вакытта классик опера арияләрен дә хәтерләтә.

Салих Сәйдәшев – һөнәрмәнд инструменталь музыканың нигезен салучы да. Элек җыр-бию фольклорына гына, такмакларга гына яраган уен коралларына ул киң тавыш диапазонына ия булган талантлы һәм зәвык белән яңгыраган аһәңнәр өсти. Яңа жанрлар – марш, вальс, увертюра, берничә бию көләреннән төзелгән сюиталарны тудыра һәм үстерә. “Кандыр буе”ндагы “Уңыш бәйрәме” сюитасы, “Наемщик”тан “Вальс”, “Таһир һәм Зөһрә”дәге “Шәрекъ биюе” – моның ачык мисалы.

Татар музыкасына нигез салучы, беренче татар операларына этәргеч булып торырлык күп санлы музыкаль драмалар иҗат иткән Салих Сәйдәшев таланты алдында безнең музыкаль сәнгатебез зур бурычлы. Чын сәнгать кешеләренең әсәрләрен тыңлау җиңел һәм рәхәт, әмма алар турында язу шактый кыен. Якташ композиторыбыз нәкъ менә шундый чын халык рәссамы иде.

 

Йомгак.  Сәйдәш моңнары – халык күңелендә

 

  Салих Сәйдәшев тирән мәгънәле, гүзәл яңгырашлы, тыңлаган саен тыңларга омтылыш уята торган әсәрләр иҗат итте. Сәйдәшев өчен яраткан халкының фикерләре дә, хисләре дә музыка булып әверелде, халкы турында ул гомере буе җырлады.  Татар халкы, ул кайда гына яшәмәсен, мондый затлы улы, композитор, дирижер, музыкант Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев белән хаклы рәвештә горурлана. Ул – Татарстанның музыка офыгын яктыртучы йолдыз.

Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе Салих Сәйдәшевның музыкаль әсәрләре һич кенә дә картая һәм искерә белмиләр, алар бүген дә безнең белән яшиләр. Алар халкыбызга эштә, көрәштә, ялда юлдаш булып баралар.

Бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшевның иҗади мирасы әле бүгенге көндә дә тулылана тора. Анын иҗатына мөкиббән аһәңсазларыбыз махсус музыкаль әсәрләр багышладылар. «Музыкаль бүләк» (авторы—А. Монасыйпов), «Сәйдәшстан» сюитасы (Р. Еникеев), фантазия һәм парафразлар (А. Миргородский, Р. Абязов, И. Байтирәк)—әнә шундыйлардан. 
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Куланылган әдәбият

 

 

1. Саинова – Әхмәрова Д.Җ. Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш һәм иҗат юлы.- Казан: Татар. кит. нәшр., - 211 б.

2. Р. Исхакова-Вамба, С. Сәйдәшева, З.Хәйруллина. Салих Сәйдәшев турында истәлекләр. Тат. Кит. нәшр., 1980.-159 б.

Информация о работе Салих Сәйдәшев – татар халкынын милли шәһесе